Муниципальное бюджетное учреждение
«Централизованная библиотечная система»

Апастовского муниципального Района
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Централизованная библиотечная система»

Апастовского муниципального Района

Китапханәдә сәламәтлек дәресе

7 апрель – Сәламәтлек көне уңаеннан китаханәдә сәламәтлек дәресе узды. Бу очрашуда районыбыз халкының сәламәтлеге турында көндәлек кайгыртып, китапханә белән тыгыз элемтәдә торучы хастаханә һәм район социаль яклау бүлеге белгечләре катнашты. Район үзәк хастаханәсенең терапевты, табиб-гериатр – Айрат Рахматуллин, район социаль яклау бүлегенең белгече – Светлана Салаватуллина килгән кунакларыбызның сорауларына җавап бирделәр.

Бүгенге көндә үзеңнең сәламәтлегең турында гына түгел, куркынычсызлыгың турында да кайгыртырга кирәк. Шул турыда безгә Апас муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе – Гатиятуллин Б. И. сөйләп, аңлатып китте.