Муниципальное бюджетное учреждение
«Централизованная библиотечная система»

Апастовского муниципального Района
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Централизованная библиотечная система»

Апастовского муниципального Района

Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай!

Салкын кышлар үтеп, ямьле язлар җиткәч, халкыбыз бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Быел да Апас Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән әлеге чара бик матур һәм эчтәлекле булып узды. Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган шигърият бәйрәмендә “Кояшкай” һәм “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр, “14 нче Габдулла Тукай исемендәге Халыкара сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесе” җиңүчеләре, мәктәп укучылары һәм күпсанлы райондашларыбыз катнашты. Алар үз чыгышларында шагыйрьнең кабатланмас әсәрләрен яттан сөйләделәр, тамашачыларыбызны бәйрәм белән тәбрикләделәр. Иҗатка гашыйк кунагыбыз Илнур Азизов исә кунакларны үзе иҗат иткән тирән мәгънәле шигыре белән шатландырды. Фатыйх Хисамов һәм Айрат Айтугановның чыгышларын да тамашачы бик җылы кабул итте. Бәйрәм чарасы бөек шагыйребезнең “Туган тел” җырын күмәк башкаруы һәм шагыйрьнең бюстына чәчәкләр салу белән тәмамланды.